Татарстанда бала көткән аналарның үлем күрсәткечләре арткан
Төп сәбәп - коронавирус.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бала көткән аналарның үлем күрсәткечләре арткан.
Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.
«Яңа туган балалар үлеме буенча 2020 елгы күрсәткечләрне саклап кала аддык. Ә аналар үлеме артуы күзәтелә. Сигез үлем очрагының җидесендә коронавирус сәбәп булган», — диде республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
Министр чираттан тыш коллегияләр үткәрелеп, Татарстанда педиатрия һәм акушерлык-гинекология ярдәме торышына бәяләмә бирелгәнен әйтте.