news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы кертелә
Бу вазыйфага кандидатны ТР Президенты тәкъдим итә, ә Татарстан Дәүләт Советы аны 5 елга сайлап куя
Скопировать ссылку
(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар беренче укылышта “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” ТР Законына һәм Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 2.3 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында” ТР законы проектын кабул итте. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Рәшит Вәгыйзов фикеренчә, мондый закон кабул ителү бик мөһим.
Әлеге закон проекты белән, бала хокукларының дәүләт тарафыннан яклану гарантияләрен көчәйтү, аларның дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлар тарафыннан үтәлүенә һәм хөрмәт ителүенә этәргеч бирү максатыннан, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын кертергә тәкъдим ителә. Шунда әлеге дәүләт вазифасын биләүченең Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең урынбасары булып торуы да күрсәтелә. Проектның 39 маддәсендә Балалар хокуклары буенча вәкилнең вәкаләтләре турында мәгълүмат бирелә.
Бу вазыйфага кандидатны ТР Президенты тәкъдим итә, ә Татарстан Дәүләт Советы аны 5 елга сайлап куя.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы закон проекты белән, Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексының 2.3 маддәсенә да үзгәрешләр кертелә. Алар бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлегенә комачаулык иткән очракта административ штраф салыну белән бәйле.
Билгеле булганча, Россия Федерациясе күләмендә РФ Президенты Указы белән Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы кертелде. Аны күренекле адвокат Павел Астахов башкара.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын гамәлгә кую шик уятмый. “Бала да – кеше. Бу нисбәттән мин бик күп затлар белән киңәшләштем. Тулаем алганда, бу вазифаны гамәлгә кую хуплана. Бары тик һәр белгечнең үз өлкәсендәге эшкә җаваплы каравы кирәк”, - диде парламент башлыгы.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot