news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда автомобиль юл кырыена төшеп киткән, пассажир хастаханәгә озатылган

Кичә кич Югары Ослан районында Казан-Кама Тамагы трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, «Лада»ны йөртүче хатын-кыз идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән.

«Юл-транспорт һәлакәте урыныннан пассажир хатын-кызны алып киткәннәр. Аның кулы сынган», - дип сөйләде авария шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100