news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава торышы начарлану сәбәпле, балаларны массакүләм каядыр алып бару тыела

ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында шундый карар кабул ителде

  (Казан, 13 ыйнвар, «Татар-информ», Юлия Ревина). Татарстан территориясендә һава шартлары начарлану белән бәйле рәвештә, бүген ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында укучыларны һәм спортчыларны каядыр алып чыгуны тыю турында карар кабул ителгән.

Утырыш ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, ТР Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, шәһәр округлары һәм муниципаль районнар рәисләре һәм комиссия әгъзалары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалары катнашында узды.

“Әгәр һава шартлары яхшырмаса, иртәгә планлаштырылган сәфәрләр тыела. Бүген балаларны каядыр алып бару тыела”, - дип аңлатма бирде комиссия кабул иткән карар турында ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Ибраһимов.

Утырышта автоинспектор белдергәнчә, бүгенгә 49 мәктәп автобусы ГЛОНАСС системасы буенча күзәтелми, кайберләрендә бу җиһазлар ватылган.

Үз чиратында, Рафис Хәбибуллин авыл балаларын йөртә торган мәктәп автобусларын юлга чыгаруны тыю тәкъдимен комиссия каравына кертте. Шулай ук ул һава шартлары начарлану сәбәпле, балаларны спорт ярышларына һәм төрле чараларга алып йөртүне тыярга тәкъдим итте.

“Республиканың барлык эре шәһәрләре буенча трассаларга чыгуны һәм хәрәкәтне чикләү максатыннан, өстәмә дислокацияләр әзерләнгән”, - диде Рөстәм Ибраһимов.

Һава торышы үзгәрү белән бәйле рәвештә, республика һәм федераль дәрәҗәдәге юлларны ябу яки аларда хәрәкәтне чикләү турындагы карар бүген кабул ителәчәк.

Фото mchs.tatarstan.ru сайтыннан.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100