news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава шартлары начар булу сәбәпле, Дмитрий Рогозин самолеты Казанга кадәр килеп җитмәде

Көчле җил булганга, вице-премьер очкычы Мәскәүгә кире кайтты

  (Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда һава шартлары начар булу сәбәпле, Татарстан башкаласына вице-премьер Дмитрий Рогозин самолеты Мәскәүгә кире кайтты, дип хәбәр итә «Интерфакс».

“Казанга кадәр барып җитеп булмады. Көчле җил булу сәбәпле, экипаж кире борылырга булды. Ни үкенеч...” - дип язган Рогозин твиттерда.

Дмитрий Рогозин Татарстанга сәфәргә, “Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге  заводы” ААҖ нең 120 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашырга планлаштырып, чыккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100