news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ат үрчетүчеләр Татарстанга якут токымлы атлар кайтартырга җыена

Татарстанда ат үрчетүчеләр республикага якут токымлы атлар кайтартырга җыена. Дугуйдан Винокуровның Якутиядән Мәскәүгә кадәр ат өстендә экспедиция башлаганнан соң Татарстан Республикасында яшәүчеләр Саха Республикасының атлары белән кызыксына башлаган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Салкын Полюстан Ак ташлы калага» дип аталган проект башлыгы хәбәр итте.

«Татарстан Республикасында без танылган ат үрчетүче Фәрит Нәбиуллин белән аралаштык. Ул монда якут айгырларын алып кайтырга, атларны тагын да көчлерәк һәм чыдамлырак итәргә тели», – дип аңлатты ул.

Винокуров Башкортстанда да хезмәттәшлек итүгә кызыксыну белдерүләрен әйтте. Сөйләшү барышында тиздән абориген токымнарның (якут, башкорт, татар, Байкал арты һәм башкалар) чабышлары оештырылырга мөмкин булуын әйттеләр.

Атның абориген дип йөртелә торган токымы конкрет төбәк шартларында табигый селекция процессында формалаштырылган. Мәсәлән, көчле якут атлары салкыннарга нык торучанлыгы, яхшы иммунитеты һәм чыдамлыгы белән аерылып тора. Алар теләсә нинди яшәү шартларына чыдам, азыкны үзләре ирекле көтүлекләрдә таба, шулай ук ел әйләнәсендә -70тән алып +40 градуска кадәр температура күчешләрен дә тыныч кичерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100