news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда апрельнең 14 көнендә юл һәлакәтләрендә 16 кешенең гомере өзелгән

Җәрәхәтләнүчеләр, имгәнүчеләр саны – 148

 (Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, апрельнең 14 көнендә республикада кешеләргә турыдан-туры бәла-каза китергән 134 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 16 кешенең гомере фаҗигале төстә тәмамланган, тагын 148 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Казанда килеп чыккан 67 һәлакәттә 5 кеше үлгән, тән казасы күрүчеләр саны – 68.

13-14 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә исерек килеш рульгә утыру белән бәйле юл йөрү кагыйдәсен бозуның 46 очрагы теркәлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре, каршы як юлга чыгып, хәрәкәт иминлеген куркыныч астына куюга бәйле 146 очрак, балаларны махсус утыргычсыз утыртып йөрүгә бәйле 79 очрак һәм куркынычсызлык каешын эләктерүне инкарь иткән 726 очракны теркәгән.

Һәлакәтләрнең берсе кичә көндезге 12 тулып 10 минутта Лениногорскиның Моряков урамында килеп чыга. “Ниссан” автомобиле рулендагы 1950 елгы ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм идарә ителми торган җәяүле кичүеннән чыгып баручы 2007 елгы ир-баланы бәрдерә. Зыян күргән җәяүле хастаханәгә озатыла.

Кичә 21.57дә Түбән Каманың Химиклар проспектында “ВАЗ-2114” автомобиле белән идарә иткән 1974 елгы ир-ат куркынычсыз дистанция сайламый һәм алда барган “Лада Калина” белән бәрелешә. “Ундүртле”дәге 2014 елгы сабый пассажир хастаханәгә озатыла. Баланың махсус утыргычка утыртылмаган булуы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100