news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда аномаль эсселек аркасында электр энергиясе куллану 1,5 процентка арткан

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Челтәр компаниясе” ААҖ матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Алия Сабирова). Татарстанда аномаль эсселек аркасында электр энергиясе куллану 1,5 процентка арткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Челтәр компаниясе” ААҖ матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Әлеге оешма хезмәткәре ачыклык керткәнчә, температура Цельсий буенча 10 градуска күтәрелгәндә электр энергиясе куллану 1 процентка арта.
Аның билгеләп үтүенчә, җиһазлар мондый эсселеккә түзә, бернинди өзеклек тә күзәтелми. Шул ук вакытта, “Челтәр компаниясе” ААҖ җиһазларны тикшерү, белгечләргә инструктаж үткәрү һәм персоналга контроль ясау буенча өстәмә чаралар күрә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot