news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алты укучы биологиядән дәүләт имтиханын 100 баллга биргән

Татарстанда биологиядән Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланды. Имтихан 14 июньдә узган иде. Алты чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханны 100 баллга биргән.

Чаллыда 78нче лицей, 26нчы гимназия һәм 19нчы мәктәп, Мөслим гимназиясе, Чирмешән лицее, Казанның 139нчы гимназиясе укучылары биология буенча Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, Чаллының Пушкин исемендәге 78нче лицеенда укучы Гөлнара Гәрәева һәм Мөслим гимназиясенннән Шамил Баянов химия белән биологиядән йөзәр балл җыйган.

Быелгы 2693 чыгарылыш сыйныф укучысы биологиядән бердәм дәүләт имтиханын тапшырган. Имтихан өчен уртача балл – 56,71.

Билгеле сәбәпләр аркасында ике кеше имтиханны тәмамламаган. 264 укучы Бердәм дәүләи имтиханныннан минималь балл җыя алмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100