news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алты кеше коронавирустан үлгән

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда ковидтан 1556 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда алты кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән.

«Республикада барлыгы 1556 кеше ковид корбаны булган, кичә шул чирдән алты үлем очрагы расланган», дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Шулай итеп, 1934 һәм 1941 елда туган ике хатын-кыз, шулай ук 1959, 1948, 1956 һәм 1961 елларда туган 4 ир-ат үлгән.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда ковидтан 1556 үлем очрагы теркәлгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100