news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җәйге каникулларда 154 меңнән артык бала лагерьларда ял иткән

Татарстанда җәйге каникуллар чорында сәламәтләндерү лагерьларында 154 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял иткән. Бу хакта республика яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, барлык формадагы 1 527 лагерьда эш оештырылган. Шулай итеп, 192 шәһәр читендәге лагерьда 86 меңнән артык кеше ял иткән, көндезге 1335 лагерьда - 68 меңнән артык бала.

«Республикада коммерция сменалары яхшы үсә», - дип билгеләп үтте Сөләйманов.

Аерым алганда, аның сүзләренчә, җәйге чорда 16 194 бала шәхси оешмаларның профиль сменаларында сәламәтлекләрен ныгыткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100