news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда Агроиннополис агросәнәгать мини-шәһәрчеге булачак

Әлеге җитештерү мәйданчыгына махсус икътисади зона статусын бирү ниятләнә

 (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында мини-шәһәрчек төзү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә шәһәр "Агроиннополис" исеме белән проект рәвешендә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә «Агроинополис» проекты буенча фикер алыштылар. Чарада министр урынбасарлары Николай Титов, Марат Җәббаров, Илдус Габдрахманов, Ришат Хәбипов,Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм «Агроинополис» проекты авторы Александр Лосев катнашты.

Проектның төп идеясе - агробизнес өчен, кешеләргә эшләү һәм яшәү өчен шартлар булган мини-агросәнәгать шәһәрчеген төзү. Проект өчен кирәкле мәйдан 10 мең га тәшкил итә (5 мең гектарында мини-шәһәр үзе урнашачак, калганын көтүлекләр һәм чәчү кырлары билиячәк). Әлеге җитештерү мәйданчыгына ирекле икътисади зона статусы бирү күздә тотыла. Бу проект ярдәмендә шәһәрнең һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү, авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең дәрәҗәсен күтәрү, шул җитештерүдә үк булачак белгечләрне, укучыларны укыту һәм профильле уку йортларын тәмамлап чыгучыларның квалификацияләрен күтәрү бурычлары гамәлгә ашырылачак.

Икътисади кластер 11 секторда планлаштырыла: авыл хуҗалыгы, энергетика, җитештерү, торак, административ-социаль, мәгариф, фәнни-тикшеренү, табигатьне саклау, транспорт, иминлекне тәэмин итү секторы һәм ирекле сектор (кластерларны киңәйтү өчен резерв секторы).

Авыл хуҗалыгы секторы көтүлекләр, бөртекле һәм майлы культуралар, азык культуралары кырларын, теплица комплексларын, терлекчелек өчен заманча органик фермаларны, авыл хуҗалыгы техникасын саклау һәм аңа хезмәт күрсәтү ангарларын, мобиль сугару системаларын үз эченә ала. Җитештерү секторында балыкчылык комплексы, сөт һәм ит комбинатлары, кошчылык фабрикасы, теплица комплекслары һәм башкалар урнаштырыла. 

Мини-шәһәрчекне төзү өчен Татарстанның стратегик һәм өстенлек бирелә торган районнары буларак - Чүпрәле, Азнакай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары күздә тотыла.            

Фотосурәт http://www.regnum.ru сайтыннан алынды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100