news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Африка чумасы һәм кош гриппы янаган хуҗалыкларны уяу булырга өндәделәр

«Әлеге хуҗалык җитәкчеләре берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылды, шул исәптән идарә күрсәтмәләрен вакытында үтәмәгәнгә», — диде Россельхознадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Галиев.

Татарстанда Африка чумасы һәм кош гриппы янаган хуҗалыкларны уяу булырга өндәделәр
архив/Денис Бунтуков

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сигез дуңгызчылык предприятиесе Африка дуңгыз чумасыннан сакланмаган. Кош гриппыннан саклану биш кошчылык фабрикасында түбән дәрәҗәдә. Хуҗалык җитәкчеләрен вирусны кисәтү буенча уяу һәм игътибарлы булырга өндәделәр.

Баулы районының «Миңнуллин Г.С.», Балтач районының «Яңа тормыш», Бөгелмә районының М.Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы җәмгыяте, Лениногорск районының «ИП Кузнецов», Сарман районының «Р. М. Сафин», «Р.К. Әшрәфуллин», Түбән Кама районының «В. А. Макаров» хуҗалыклары Африка чумасы куркынычы астында.

Дуңгызчылык предприятиеләре арасында вирус үтеп керүгә каршы эш Тукай районының «Камский Бекон», «Феникс», Буа районының «Авангард», Саба районының «Татмитагро» оешмасында югары дәрәҗәдә оештырылган.

Кошчылык фабрикаларына килгәндә, «Яратель», «Челны Бройлер» җәмгыятьләрендә вирус куркынычсызлыгы югары дәрәҗәдә. Ә «Рамай» ҖЧҖ, «Атабай» агрофирмаларында, «Державин» кошчылык фабрикасында, «Кощаковский» авыл хуҗалыгы кооперативында биологик куркынычсызлык түбән дәрәҗәдә.

Россельхознадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Галиев әйтүенчә, сигез дуңгызчылык предприятиесенең вирустан сакланмаган булуы Африка дуңгыз чумасы буенча вазгыять катлаулануына китерергә мөмкин. «Әлеге хуҗалык җитәкчеләре берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылды, шул исәптән идарә күрсәтмәләрен вакытында үтәмәгәнгә», — диде коллегия утырышында.

Илнур Галиев сүзләренчә, узган ел азагында ветеринария таләпләрен бик нык бозган хуҗалыкларның эшчәнлекләрен туктату турында дәгъва гаризалары да булган. «Якынча бер атна элек Саба район суды карары нигезендә, кош тоту һәм сату буенча „Халиков“ КФХ эшчәнлеге туктатылып торды. Башка хуҗалыкларга карата мондый дәгъвалар судларда карала», — диде.

«Барлык кошчылык, дуңгызчылык, терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләренең игътибарын биологик куркынычсызлык чаралары үтәлешенә юнәлтәм. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр куркыныч чирләр кертүне чикләү буенча өстәмә чаралар кабул итәргә тиеш. Бу предприятиеләр ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу очракларын бетерергә тиешләр», — дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100