news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә компенсация рәсмиләштерү тәртибен аңлаттылар

Бүгенге көндә Татарстанда 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән 137 меңнән артык кеше яши. Алар рәсми рәвештә эшләмәгән зат тәрбиясендә булса, мондый өлкәннәрнең ай саен өстәмә рәвештә 1200 сум акча алу хокукы бар. Бу хакта бүген Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин брифингта сөйләде.

«80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга чираттагы тапкыр мөрәҗәгать итәм. Сезнең ай саен өстәмә 1200 сум акча алу мөмкинлегегез бар. Без Татарстанда гражданнар җыеннарында, телевидениедә, радио аша бу түләүләр турында сөйлибез, мондый түләүләр алмаган һәр өлкән кешегә шалтыратабыз, аңлатабыз, чакырабыз, аны рәсмиләштерсеннәр өчен барысын да эшлибез», – дип белдерде ул.

Караучы роленә дәгъва итүченең эшсез булуы төп шарт булып тора. Гражданның бернинди дә кереме булмаска тиеш. Тәрбияләүче теләсә кем – хәтта 14 яшьтән зуррак мәктәп укучысы да булырга мөмкин, әмма пенсия алмавы шарт. Шул ук вакытта туганлык элемтәләре һәм бергә яшәү факторы да исәпкә алынмый.

«Мөһим нәрсә бар: әгәр өлкән кешене тәрбияләүче кеше эшкә урнашса, аның акчасы тотып калына. Әйтик, әби 1200 сум акча ала, ә компенсация түләве караучыдан тотып калыначак. Шуңа күрә ул эшкә урнашуы турында Пенсия фонды органнарына оператив рәвештә хәбәр итәргә тиеш», – диде Вафин.

Компенсация алу өчен гаризаны 80 яшькә җиткән пенсионер һәм аны караячак эшләмәүче гражданин да тапшыра ала. Моны Пенсия фонды сайтындагы (pfr.gov.ru) шәхси кабинетта яисә пенсия фондының клиентлар хезмәтенә барып эшләргә була. Шул ук вакытта караучы кешенең пенсия хокуклары формалаша (әгәр ул укучы булса, димәк бу хокуклар аңа мәктәп чорыннан ук бирелә).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100