Татарстанда 769 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак
Программаның финанслау күләме 6 миллиард 441 миллион сум.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елда Татарстанда гомуми мәйданы 4,7 миллион булган 769 күп фатирлы торак йортка капиталь төзекләндерелү үткәрергә планлаштырыла.
Программаның финанслау күләме 6 миллиард 441 миллион сум. Бу хакта Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдерде.
Барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция форматында оештырылган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Докладчы сүзләренә караганда, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү программалары арасыннан егерме икесен Татарстан Министрлар Кабинеты раслаган. Шул ук вакытта өч программа әлегә эшләнә, икесе буенча Хөкүмәт күрсәтмәләре проектлары — ведомствоара килешүдә, ә дүртесе инде Министрлар Кабинетының үзенә тапшырылган.
Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы капиталь ремонт үткәрүгә аукцион лотларын формалаштыру өчен муниципалитетлар тарафыннан Татарстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы фондына документлар тапшыруның сүлпән булуын искә төшерде. «Дүрт муниципаль берәмлектә урнашкан 177 күп фатирлы йортка документлар тапшырылмаган», — дип аңлатты ул.
Муниципаль районнарның махсус коммуналь техника паркын яңарту дәвам итә. Ул 2017 елдан башлап системалы гамәлгә куела. Беренче өч елда муниципалитетлар аренда килешүләре буенча гомуми бәясе 1 миллиард 517,2 миллион сум булган 360 машина алды, дип билгеләп үтте министр.
2021 елда 1 миллиард 125,4 миллион сумлык 155 махсус техника кайтартуга контрактлар төзелгән. Бүгенге көндә районнарга 69 машина тапшырылган, калганнарын график буенча киләсе өч ай эчендә кайтару планлаштырыла, дип өстәде Айзатуллин.