Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 6 айда 96 мең тонна кош ите һәм 595 млн данә йомырка җитештерелгән
ТР сәнәгый кошчылык буенча РФның иң зур төбәге санала
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстанда елның беренче яртысында 96 мең тонна кош ите һәм 595 млн данә йомырка җитештерелгән. ТР сәнәгый кошчылык буенча РФның иң зур төбәге санала, кош-кортның баш саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынны били, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Беренче ярты еллыкта республика кошчылык хуҗалыклары 96 мең тонна ит җитештергән, бу, узган елның әлеге чоры белән чагыштырган вакытта, 9 процентка күбрәк дигән сүз. Шул ук вакыт эчендә йомырка җитештерү 595 млн данәгә җиткән, артым - 18 процент.
Кошчылык тармагына инвестицияләр кертү күләме дә күбәя бара. 2010-2015 елларда тармакка 2,3 млрд сум акча салынган, бу кош итен җитештерүне арттырырга, ресурсларны саклаучы яңа технологияләр кертергә мөмкинлек биргән.
2020 елга кош ите җитештерү 300 мең тоннага җитәргә мөмкин. 1,1 млрд данә йомырка җитештерелер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз