Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 58 пациент үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырып дәвалана
Статистикага коронавирус белән авырган пациентлар һәм башка авырулар да кергән.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган 58 кеше дәвалана. Бу мәгълүматларны туры эфирда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.
«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәше буенча без 1577 урын һәм 902 ИВЛ аппараты булдырырга тиеш идек. Бүген 58 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган. Бу — Covid-19 белән авыручылар да һәм башка авырулар да», — диде министр.
Марат Садыйков әйтүенчә, табибларның бурычы — диагнозга карамастан, һәр кешене коткару.
16 июньгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус йоктыруның расланган очраклары 4 меңнән артып киткән. Шушы вакыт эчендә 2835 кеше терелгән. 1155 пациент дәвалана. Татарстанда 11 кеше коронавирустан вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз