news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 4 зур мәктәп төзүгә 1,3 млрд сумнан артык акча тотылачак

Татарстанда 4 зур мәктәп төзүгә 1,3 млрд сумнан артык акча тотылачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казан, Чаллы һәм Биектауда мәктәп төзүне дәвам итүгә 1,3 млрд сумнан артык акча тотылачак. Белем бирү учреждениеләренең һәркайсы 1224 урынга исәпләнгән. Бу хакта Дәүләт сатып алулары порталындагы документлардан билгеле булды.

Казанда объектлар М-14 микрорайонында һәм Родина урамында, Чаллыда 65нче микрорайонда урнашкан. Контрактлар төзелеш эшләрен, мебель һәм техника сатып алуны да үз эченә ала.

Өч объект буенча контрактның бәясе бертөрле - 369 340 741 сум, Чаллыда төзелеш эшләре 200 544 815 сумга төшәчәк. М-14 микрорайонындагы мәктәп буенча локаль сметада күрсәтелгәнчә, финанслау архитектура һәм архитектура-төзелеш чишелешләрен гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.

Акча республика һәм федераль бюджетлардан бүленә, Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе заказчы булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot