Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 36 градуска кадәр эссе булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде
23 июньнән 27 июньгә кадәр Татарстанда һава температурасы 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда аномаль эссе һава торышы булу сәбәпле, куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе игълан ителде.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республика территориясендә уртача температура климат нормасыннан 9 һәм аннан да күбрәк градустан артып китә.
Метеорологлар фаразларынча, төбәктә аномаль эссе һава торышы 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 23 июньнән 27 июньгә кадәр Татарстанда һава температурасы 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, аномаль эсселек аркасында республикада 30 июньгә кадәр гадәттән тыш хәл режимын кертергә планлаштырылмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз