news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда +3 градуска кадәр җылыта һәм томан төшә

Татарстанда +3 градуска кадәр җылыта һәм томан төшә
Фото: «Татар-информ»

Бүген, 11 гыйнварда, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы кала. Төбәктә явым-төшем ихтималы аз. Республикада, шулай ук Казанда да томан төшәчәк.

Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метрга, ә Казанда 6-11 метрга җитәчәк. Кайвакытта ул 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Юлларда көчле бозлавык була.

Татарстанда һава температурасы көндез 0..+3 градус, Казанда +1..+3 градус фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100