news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 27 гаилә үзенчәлекле Яңа ел күчтәнәче алды

Инвалид һәм тәрбиягә алган балалары булган бу гаиләләргә ИКЕА кибете сертификатлар тапшырды

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казан шәһәре һәм Казан яны районнарында яшәүче 27 гаилә үзенчәлекле Яңа ел күчтәнәче алды. ИКЕА кибете аларга бәйрәм бүләге итеп сертификатлар тапшырды. Тантана ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров катнашында узды.

Бүгенге чара ИКЕА хәйрия проекты кысаларында оештырылган иде. Компания ярдәмгә мохтаҗ балаларның төрле категорияләре өчен мондый игелекле чараларны ел дәвамында оештырып килә. Бу юлы инвалид һәм тәрбиягә алган балалары булган гаиләләр сайланган. Очрашуга үз балалары белән бергә ятимнәргә гаилә җылысы биргән шундый 15 гаилә чакырылган иде. Шунысын әйтергә кирәк, аларның барысы да күп балалы. Мәсәлән, Яшел Үзән районыннан Ольга Софина һәм Альберт Әдһәмовлар гаиләсендәге 8 баланың 6 сы тәрбиягә алынган. Тантанада балаларга йомшак уенчыклар, инвалид балалы гаиләләргә 7 шәр мең сумлык, ятимнәр тәрбияләнгән гаиләләргә 5 әр мең сумлык сертификатлар бүләк ителде. Алар бу суммага ИКЕА дан балалар, гаилә өчен үзләре теләгән яңа ел бүләген алачак.

Республикада хәйрия проектлары кысаларында балалар өчен күп чаралар оештырыла. Быел иң зур хәйрия чарасы 1 июнь- Халыкара балаларны яклау көнендә Беренче канал булышлыгы белән уздырылды. “Бүгенге чара Яңа ел бәйрәмнәренең матур башлангычы. Хәйрия акцияләре Казанда гына түгел, калган муниципаль берәмлекләрдә дә уза. Аларны сәүдә үзәкләре, башка коммерция структуралары, кече һәм урта эшмәкәрлек, эре сәнәгать предприятиеләре оештыра. Бу игелекле гамәлләр алга таба да дәвам итәр”, - ди Татьяна Ларионова.

news_right_1
news_right_2
news_bot