news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 245 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган

Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның 245 яңа очрагы (узган тәүлектәге кебек) ачыкланган.

«13 кеше коронавирус диагнозы белән хастаханәгә салынган. Авыручылар арасында 18 яше тулмаган 32 бала да бар», дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Коронавирус йоктыручылар төбәкнең 45 муниципалитетының 33ендә ачыкланган. Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән, анда 77 кешегә «коронавирус» диагнозы куелган. Түбән Камада ковид йоктырынуың 23, Чаллыда 20, Әлмәт һәм Лениногорск районнарында 12 шәр очрагы ачыкланган.

Шулай итеп, агымдагы елның 19 апреленә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада авыруның 142 107 рәсми очрагы расланган. Татарстанда барлыгы 135 977 кеше (бер тәүлектә 245 кеше) ковидтан терелгән.

Татарстанда барлыгы 2 515 014 кеше вакцинация узган, 1 926 203 кеше прививканың ике компонентын да ясаткан. Республикада яшәүче 292 521 кеше ревакцинация узган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100