news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2021 елның иң яхшы студентларын Миңнеханов һәм Андрей Турчак бүләкләячәк

«Татарстан Республикасы ел студенты» премиясен бүләкләү тантанасы иртәгә 17.00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында уза.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак «Татарстан Республикасы ел студенты — 2021» премиясенең бүләкләү тантанасында катнашачак.

«Татарстан Республикасы ел студенты» премиясен бүләкләү тантанасында гадәттәгечә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша, ул Гран-при тапшырачак. Шулай ук без РФ Федераль Җыенының Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчакны көтәбез. Ул «Ел җәмәгать эшлекле»сен бүләкләр дип өметләнәбез», — диде «Татар-инфом» хәбәрчесенә «Татарстан студентлар лигасы» президенты Руфат Кыямов.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы ел студенты» премиясен бүләкләү тантанасы иртәгә 17.00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында уза.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел конкурсның рекордлы приз фонды 400 мең сумлык булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100