news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2 млн 26,9 мең кв. м торак төзеп тапшырылган

Бу еллык биремнең 84,5 процентын тәшкил итә

  (Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). 20 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2 млн 26,9 мең кв. м торак төзеп тапшырылган, бу еллык биремнең 84,5 процентын тәшкил итә. Бүген ТР Хөкүмәте йортында шундый мәгълүмат белдерелде.

Республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында барган киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына буенча, 2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында төзелеш тармагында 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 26 кеше авыр җәрәхәтләнгән, имгәнгән һәм 16 очрак фаҗигале тәмамланган.

Ел башыннан алып Дәүләт төзелеш күзәтчелеге белән Дәүләт хезмәт инспекциясе 1284 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 658 карар чыгарылган.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы планында – 127 йорт, аның 86 сы тапшырылган, тагын 44 йорт тапшырасы калган. 41 күп фатирлы инвестицион торакларның 35 е югары дәрәҗәдә әзер, 6 сы – уртача әзерлектә.

Аз катлы йортлар төзелеше планында – 9826 йорт, аларның 9550 се тапшырылган, 276 йорт калган.
Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 191,5 мең кв. метрлы 3168 фатирга исәпләнгән 125 йорт тапшырылган. Соңгы 2 атнада 24,2 мең кв. метр файдалануга тапшырылган.

2015 елда арендага биреләсе торак программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метрлы 21 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Файдалануга 8 йорт тапшырылган.

Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 152 ветеран өчен 22 йорт төзү дәвам итә.

Быел “Торак” федераль максатчан программасы кысаларында, 2011-2015 елларда аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү программасына нигезләнеп, федераль бюджеттан 39 гаиләгә дәүләт торак сертификатлары тапшыру планлаштырыла. 19 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 63 млн 954 мең сумлык 39 сертификат рәсмиләштерелгән.

Татарстанда балалар бакчалары төзү дәвам итә. 20 ноябрьгә 73 яңа объектның 4ендә төзелеш эшләре дәвам итә. Объектларда капиталь ремонт һәм реконструкция буенча барлык 16 объектта та да эш төгәлләнгән. Өстәмә төркемнәр ачу белән бәйле капиталь ремонт эшләре барлык 38 объектта да тәмам булган.

“Авыл клублары” программасы буенча 42 объектның берсендә эчке эшләр дәвам итә, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100