Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 15,1 мең унберенче сыйныф укучысы БДИга керү өчен йомгаклау иншасы язачак
Россия мәктәпләренең унберенче сыйныф укучылары бүген, 7 декабрьдә, БДИга керү өчен йомгаклау иншасы язачак. Татарстанда аны 960 мәктәптән 15,1 мең укучы тапшырачак, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 161 укучы, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Йомгаклау иншасын язу өчен 3 сәгать 55 минут бирелә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар һәм инвалидлар өчен вакыт сәгать ярымга арттырыла.
Йомгаклау иншасы «зачет» яки «незачет» системасы буенча бәяләнә. Нигезле сәбәпләр аркасында (авыру аркасында яки гаилә сәбәпләре аркасында) иншада булмаган яки «незачет» алган укучылар өчен яңадан язу өчен ике өстәмә чор каралган — 2023 елның 1 феврале һәм 3 мае.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз