news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 11 яшьлек малай сулы чокырда батып үлгән

Фаҗига республиканың Нурлат районы Егоркино авылында булган.

Татарстанда 11 яшьлек малай сулы чокырда батып үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда 11 яшьлек малай сулы чокырда батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 17.45 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Нурлат районы Егоркино авылында йорт янындагы җир кишәрлегендә ясалма сулыкта малай баткан.

Ачыкланганча, йорт хуҗасы үз җир кишәрлегендә котлован казыган һәм су белән тутырган. Ясалма сулыкның тирәнлеге ике метр булган.

Бүген ир-ат җир кишәрлегендә балаларны күреп алган. Ул балаларның нишләве белән кызыксынган. Малайлар балык тотарга килүләрен, ә бер дусларының яр кырыеннан суга төшеп китеп батуын да әйткән. Балалар өлкәннәргә әйтергә курыккан.

Җир кишәрлеге хуҗасы 11 яшьлек малайның мәетен судан чыгарган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100