news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1 атна эчендә теркәлгән эшсезләр саны 518 кешегә арткан

Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе республикада 0,83 процент тәшкил иткән

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән, ягъни рәсми 17 мең 72 эшсез исәпләнә. Бу, узган атна белән чагыштырганда, 518 кешегә күбрәк. Хисап вакытына теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,83 процент тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Эш бирүчеләрдә 23 мең 675 вакансия бар, узган атнада 2 мең 253 буш эш урыны тәкъдим ителгән.

27 гыйнвардан 2 февральгә 1142 кеше эшсез калган. Эштән җибәрелгән һәм эш эзләп исәпкә басканнар арасыннан 570 кеше үз теләге белән киткән, 56сы, оешма бетерелү яки хезмәткәрләр штатын кыскарту нәтиҗәсендә, эшсез калган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100