Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкын янә көчле җил турында кисәттеләр
Бүген төнлә һәм 13 октябрьдә көндез республика территориясендә көчле җил көтелә, аның тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Татарстанда яшәүчеләргә биек агачлар, биек йортлар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре янында торырга ярамавы хакында искәртә. Автомобильне агачлар һәм начар ныгытылган конструкцияләр янында калдырмаска кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз