ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
Мәдәният

Шамил Идиатуллин: “Город Брежнев” - балалар китабы түгел, ул 18+ билгесе белән басылды”

19 август 2017, 18:23

Бүген “Аксенов фест” әдәби-музыкаль фестивале кысаларында “Большая книга” әдәби премиясе номинанты Шамил Идиатуллин китап укучылар белән очрашты.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Город Брежнев” китабының төп герое үсмер малай булса да, ул балалар китабы түгел. Әгәр дә аны балалар укый икән – бу инде өлкәннәрнең бала артыннан карап бетермәве. Бүген “Аксенов фест” әдәби-музыкаль фестивале кысаларында укучылар белән очрашу вакытында язучы, “Большая книга” әдәби премиясе номинанты Шамил Идиатуллин шушы фикерен җиткерде.

Әлеге очрашуда “Татар-информ” хәбәрчеләре дә катнашты.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда туып-үскән, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче язучы, “Коммерсант” журналисты Шамил Идиатуллинның “Город Брежнев” китабы “Большая книга” әдәби премиясенең кыска исемлегенә кертелде. Китапны Премияне оештыручылар белән хезмәттәшлек иткән сайтларда түләүсез укырга һәм тавыш бирергә мөмкин.

Шамил Идиатуллин Аксенов музеенда үткәрелгән очрашуда әлеге китапның һәм башка әсәрләренең язылу тарихына да тукталып узды. Укучылардан килгән фикерләр, бәяләмәләр белән таныштырды. Үзенең төп эше журналистика белән бәйле булганга, китапларын кичләрен, төннәрен, ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә язуын әйтте. “Город Брежнев” китабына аерым тукталып, аңа иң якын торган укучыларның 1966 – 1975 елгылар икәнлеген искәртеп узды: “Бу минем буын, һәм без китапта язылган чорны яхшы беләбез. Башкалар өчен ниндидер аңлатмалар кертергә кирәк булачак”, - диде ул.

“Бу сәяси темага язылган яки производство романы түгел. Китап мәхәббәт турында”, - диде Шамил.

Очрашуга килүчеләр бу китапны Казан кибетләреннән җиңел генә табып булмавына зарланып алдылар, китап тиз сатылып бетә. Шамил Идиатуллин аны әлегә легаль рәвештә берничә сайттан укып булуын, шунда ук укучыларның тавыш бирү мөмкинлеген дә искәртте.

“Большая книга” әдәби премиясе нәтиҗәләре 2017 елның декабрь аенда билгеле булачак.
 

? Ctrl + Enter


Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10