news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советына сайлаулар алды нәтиҗәләрен раслады

Чистай сайлау округы буенча сайлау алды нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” вәкиле Виктор Смыков җиңүгә иреште

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Михаил Миронов). Чистай сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда “Бердәм Россия” партиясенең кандидаты җиңүе республиканың үзәк комиссиясе тарафыннан расланды. Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары сайлауларда Виктор Смыков җиңүен раслаучы карарны яклап тавыш бирделәр.
Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин билгеләп үткәнчә, сайлау алды кампаниясе этаплары һәм сайлаулар яхшы узды. 50 сайлау участогының берсендә дә күзәтүчеләр һәм кандидатлар вәкилләреннән шикаятьләр булмады. А.Фомин сүзләренчә, сайлауларга 53,9 процент кеше килгән, бу өстәмә сайлаулар өчен яхшы нәтиҗә. 14 мартта Россиянең күп кенә төбәкләрендә узган закон чыгару җыенына гомуми сайлауларда катнашучылар саны түбән булган.
Анатолий Фомин территориаль сайлау комиссиясе сайлау участокларыннан тавыш бирү беркетмәләрен кабул иткән, “ГАС Выборы” системасы хаталар булуын теркәмәгән. Территориаль сайлау комиссиясе сайлау алды күрсәткечләренә йомгак ясады һәм документларны Үзәк сайлау комиссиясенә тәкъдим итте. “Бердәм Россия” вәкиле Виктор Смыков 14002 тавыш җыеп, җиңүгә иреште.
КПРФ кандидаты Юрий Петров 37,32 процент тавыш, аның ЛДПР партиясеннән адашы һәм фамилиядәше Юрий Петров 4,98 процент тавыш җыйган. Үз-үзен кандидат итеп күрсәтүче Дмитрий Бердниковны яклап 1,36 процент сайлаучы гына тавыш биргән.
Сайлау участокларында булган сайлау комиссиясе әгъзалары хокук бозу очракларына тап булмаган, әмма сайлау комиссиясенең рәисләренең һәм секретарьларының белемен күтәрергә кирәк дип билгеләп үттеләр, бу бигрәк тә муниципаль сайлаулар алдыннан мөһим.

news_right_1
news_right_2
news_bot