Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Юстиция Министрлыгы элекке министрның улы вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты
Татарстанның элекке юстиция министры Мидхәт Кормановның улы Илдар Корманов вакытсыз вафат булган. Министрлык коллективы Мидхәт Кормановның һәм хатынының кайгысын уртаклашты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мидхәт Корманов 10 ел дәвамында Татарстаның юстиция министры булып эшләгәндә республиканың юридик системасы үсешенә саллы өлеш кертте, хезмәттәшләре һәм җәмәгатьчелек арасында тирән хөрмәт казанды, диделәр министрлыкта.
«Бу авыр көннәрдә әлеге ачы хәсрәтегезне уртаклашабыз», – дигәннәр Юстиция министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз