Татарстан юлында автобус һәм «КАМАЗ» катнашындагы авария нәтиҗәләрен видеога төшергәннәр
Авария бүген төнге дүртләр тирәсендә Бөгелмә – Азнакай трассасының 31нче чакрымында булган. Fiat микроавтобусының 36 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә арттан «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелгән.
Әлеге авариянең нәтиҗәләрен кырыйдан узып баручы автомобиль хуҗасы видеога төшереп алган. Кадрлардан күренгәнчә, микроавтобус юл читенә төшеп киткән.
Республика Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл һәлакәтендә автобуста барган 58 яшьлек пассажирның гомере өзелгән. Fiat микроавтобусының йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.