Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан юлларында 17 көндә 19 кеше харап булган
Шул исәптән Казанда 3 кешенең дөньялыктагы сәфәре транспорт һәлакәтендә төгәлләнгән
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Татарстандагы юлларда бу айның 17 көнендә 19 кешенең гомере өзелгән, 175е, төрле дәрәҗәдә имгәнеп-җәрәхәтләнеп, озак кына дәваланырга мәҗбүр булган. Бу кадәр бәла-каза транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә кинәт килеп чыккан. Шул исәптән Казанда 3 кешенең дөньялыктагы сәфәре транспорт һәлакәтендә төгәлләнгән, 80енең тәне каза күргән.
Болар хакында республика ЮХИДИ идарәсе статистикасы сөйли.
Шулардан, мәсәлән, шимбә көнне сәгать кичке 4 нче киткәч, Чистай – Түбән Кама юлының 93 нче чакрымында “Богдан-2110” автомобиле белән исерек килеш идарә иткән 1979 елгы ир-егет, икенчел әһәмияттәге юлда булганы өстенә, төп юлдан узып барган “ВАЗ-2103” машинасына юл бирмәгән, нәтиҗәдә, алар бәрелешкән. “Тимер ат”ларның соңгысына утырган 1982 елгы хатын-кыз куркынычсызлык каешын эләктермәгән булып чыккан, имгәнеп Түбән Кама районы үзәк хастаханә китерелсә дә, ул үлеп киткән. Тагын 2008 елда туган ир бала да шушы хастаханәгә китерелгән, ул исә балалар өчен махсус ясалган креслога беркетелгән булган һәм шушы аның гомерен саклап калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз