news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан йорт хуҗалыгы кеременә бәя бирү буенча сынау төбәкләренең берсе булды

Россия Хөкүмәте проект кысаларында программаны эшләп бетерү өчен 168 миллион чамасы акча бүлеп биргән.

Татарстан йорт хуҗалыгы кеременә бәя бирү буенча сынау төбәкләренең берсе булды
архив/Егор Никитин

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе йорт хуҗалыгы кеременә комплекслы бәя бирү проекты буенча сынау төбәкләренең берсе булды.

Сынау проектының төп максаты — гаилә һәм йорт хуҗалыгы реестрларын булдыру, аларның керемнәренә бәя бирү һәм ведомствоара хезмәттәшлек вакытында мәгълүматлар тапшыру алгоритмнарын тикшерү. Ведомствода алынган нәтиҗәләр административ исәпкә алу мәгълүматлары нигезендә керемнәрне бәяләү мөмкинлекләрен өйрәнергә ярдәм итәчәге турында сөйләделәр, дип яза Россия Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы.

«Без Административ мәгълүматларны чагыштыру өчен Федераль салым хезмәтен, Росстат һәм Россия Пенсия фондын җәлеп иттек — бу гражданиннан документлар җыйдыртмыйча, автомат рәвештә ни дәрәҗәдә тулы һәм төгәл мәгълүмат алу мөмкинлеген аңларга ярдәм итәчәк», — дип аңлатты Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Шул ук вакытта ил Хөкүмәте Федераль салым хезмәтенең сынау проекты кысаларында адреслы социаль ярдәм күрсәтү программасын эшләп бетерүгә 167,9 млн сумнан артык акча бүлеп бирде. Боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100