news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу була

24 августта Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында республика язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүгә  Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла; Татарстанның халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин; шагыйрь һәм галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Рифат Җамал; шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Газинур Морат; шагыйрь, драматург, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин барачак.

Очрашу Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә (Кече Татар тыкрыгы, 8) була.

Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100