Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан яшьләре бәйгедә 33,5 млн сумнан артык грант отты
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның физик затлар өчен грант конкурсының беренче сезоны тәмамланды. 1 меңнән артык проектка ярдәм күрсәтелде, 42 проектны Татарстан яшьләре тәкъдим иткән. Алар 33,5 млн сумнан артык акча отты. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның физик затлар өчен грант конкурсы - яшьләр өчен мөһим ярдәм чарасы. Татарстанда моны аңлыйлар, шуңа күрә безнең республика яшьләре тарафыннан социаль, иҗади һәм профессиональ яктан үз юлларын табуга юнәлдерелгән бик күп кызыклы һәм актуаль инициативалар тәкъдим ителгән. Һәм безнең яшьләрнең инициативалары җавап ала. Төрле юнәлешләр буенча 42 проект 33,5 млн сумнан артык ярдәм алды», - диде ТР яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз