news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан янгын сүндерүчеләре Түбән Новгород өлкәсенә урман янгыннарын сүндерешергә китте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең аэробиль төркеме бүген Казаннан Түбән Новгород өлкәсенә китте. Алар Воротынский шәһәр округының Михайлов урманчылыгы территориясендә табигый янгыннарга каршы көрәштә хезмәттәшләренә ярдәм итәчәк. 

Ведомство сайтында хәбәр ителгәнчә, Татарстаннан төбәккә барлыгы 45 кеше һәм 9 берәмлек техника китте. «Янгын десанты» автоном эш өчен барлык кирәкле җиһазлар һәм җайланмалар белән җиһазландырылган.

Моннан тыш, бүген иртән «Казан» халыкара аэропортыннан Михайловское авылына 4 тонна су җайланмасы белән Ми-8 вертолеты очты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100