Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан яңа автомобиль сатып алырга сәләтле кешеләр саны буенча Россиядә 18 урында
2025 елның якынча йомгаклары нигезендә, Татарстан яңа автомобиль сатып алырга сәләтле кешеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында 18нче урын яулагаң. Тикшеренүне РИА Новости белгечләре үткәргән.
Татарстанда кредитка кыйммәт булмаган (1,3 миллион сумлык) яңа автомобиль сатып алырга сәләтле гаиләләр өлеше 22,8 процент тәшкил итә. Уртача бәяле (2,9 миллион сумлык) автомобильне кредитка Татарстанда яшәүче гаиләләренең 6,4 проценты алырга сәләтле.
Рейтингта Татарстан янында Амур өлкәсе (17нче урын, уртача бәяле автомобильне гаиләләрнең 7,0 проценты ала ала) һәм Иркутск өлкәсе (19нчы урын, кредитка арзанлы машинаны гаиләләрнең 22,3 проценты ала ала, ә уртача бәяле автомобильне – 6,8 проценты).
Рейтингның лидеры – Ямал-Ненец автономияле округы. Биредә арзанлы автомобильне кредитка гаиләләрнең 57,8 проценты сатып ала ала, ә уртача бәяле машинаны – 29,1 проценты. Икенче урыннан дүртенче урынга кадәр Ерак Төньяк төбәкләре – Чукотка автономияле округы, Магадан өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы – Югра урнашкан.
Мәскәү бишенче урын яулаган: башкалада арзанлы машинаны кредитка гаиләләрнең 42,1 проценты, ә уртача бәяле автомобильне 20,2 проценты ала ала. Санкт-Петербург 11нче (арзанлы авто – 31,1 процент, уртача бәяле машина – 10,9 процент), Мәскәү өлкәсе 12нче урында.
Рейтингның икенче бишлегенә шулай ук төньяк төбәкләр: Ненец автономияле округы, Сахалин өлкәсе, Камчатка крае, Саха Республикасы (Якутия) һәм Мурманск өлкәсе кергән.
Рейтингның абсолют антилидеры – Ингушетия. Биредә арзанлы автомобильне кредитка гаиләләрнең 1,9 проценты, ә уртача бәяле автомобильне 0,6 проценты сатып ала ала.
Чечняда, Дагыстанда, Кабарда-Балкариядә, Калмыкиядә, Карачай-Чиркәстә, Төньяк Осетия – Аланиядә, Иваново өлкәсендә, Кырымда, Тывада һәм Севастопольдә вазгыять бераз яхшырак.
Гомумән Россиядә кредитка яңа арзанлы автомобиль сатып алырга сәләтле гаиләләр өлеше 20,5 процент, ә уртача бәяле машина алырга сәләтле гаиләләр өлеше 6,6 процент тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз