“Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе яңа татарча сериалга актерлар эзли
Кастингта катнашучыларга яшь буенча чикләүләр куела
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе өр-яңа татарча сериал әзерли. Ул Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың – мин булмам” повесте буенча төшереләчәк. “Татарстан – Яңа Гасыр” телевиденисе сериалда төп геройлар рольләрен башкарыр өчен актерлар эзли. Ләкин бер шарт белән: үзләрен телевизион сериал өлкәсендә актер буларак сынап карарга теләүчеләр татар телендә иркен аралаша белергә тиеш.
Яшь буенча да чикләр куела. Кызлар өчен ул 17яшьтән алып 20 яшькә кадәр, егетләр өчен 20 дән алып 25 яшькә кадәр.Үзләрен сынап карарга теләүчеләрдән хатлар 3 мартка кадәр кабул ителә.
Кастингта катнашырга теләүчеләр иң элек castingtnv@mail.ru адресына үзләренең фоторәсемен җибәрергә тиеш. Хатта исем фамилиясе, яше, элемтәгә керер өчен телефоны күрсәтелгән булырга тиеш.