news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкының яртысы өчен медиана эш хакы 13 елдан соң 100 мең сумга җитәчәк

Татарстанда яшәүчеләрнең яртысы ала торган медиан хезмәт хакы 13,1 елдан соң 100 мең сумга җитәчәк. РИА Новости агентлыгында дөнья күргән «РИА Рейтинг» тикшеренүләре шуны раслый.

Соңгы биш елда республикада хезмәт хакы үсешенең уртача еллык темпы 8 процент тәшкил итә. Шул рәвешле, төбәк Федерация субъектлары арасында хезмәт хакының үсеш темплары буенча 34нче урынны били.

Шул ук вакытта, төбәктәге сатып алу сәләтен истә тотып, Ямал-Ненец автономияле округында яшәүчеләрнең яртысы ала торган медиан хезмәт хакы инде 5,3 елдан соң ук 100 мең сумга җитәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100