Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкын шимбәдә бозлавык һәм көчле җил хакында кисәттеләр
Иртәгә, 9 ноябрьдә, Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республиканың төньягында һәм көнчыгышында юлларда көчле бозлавык фаразлана.
Төнлә һәм иртән җил көчәергә, урыны белән аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Синоптиклар искәртүенчә, һава шартлары Казанда да начарая.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз