Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкын көчле җил һәм бозлавык турында кисәттеләр
5 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 15-18 метр, Казанда 16 метрга кадәр җитәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе халыкка урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булырга киңәш итә. Машина юлы аша чыгу өчен җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга киңәш ителә.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз