news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан хакимияте полициягә 41 Niva автомобиле сатып алачак

Татарстан полициясе ихтыяҗлары өчен 41 Niva автомобиле сатып алуга республика бюджетыннан 34,2 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Шундый тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Мондый машиналар шәһәрдән читтә хәрәкәт итү өчен сайланган. Моннан тыш, һәр машинага автомобильне урында төзәтү җыелмалары сатып алыначак.

Бер машинаның бәясе 835 мең сумга бәяләнә. Барлык автомобильләрнең ике ягына да «Полиция» дип язылачак. Шулай ук һәр транспорт чарасында дежур частьларның телефон номерлары һәм ышаныч телефоны күрсәтеләчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100