Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан хаҗиларының соңгы өч төркеме олы сәфәргә кузгалды
Татарстан хаҗиларының соңгы өч төркеме олы сәфәргә кузгалып китте. 119 хаҗи Казан изге җирләргә барып җитәчәк.
Хаҗ сәфәренә кузгалучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибе, КИУ проректоры, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгечләре Әбу Яхъя, Нурислам Вәлиулла, Идрисҗан Киемов, шулай РИИ һәм «Мөхәммәдия» мөгаллиме Неккадам Фәйзуллоев, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да бар.
Быелгы хаҗ сезонының үзенчәлекләрен Согуд Гарәбстаны Хаҗ министрлыгы билгеләде, аның тарафыннан таләпләр куелды: хаҗиләрнең яше 65 яшьтән югары булырга тиеш түгел; 10 еллык биометрик чит ил паспорты булу, аның 6 айга кадәр срогы чыкмаска тиеш булу; коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасы ясатылган булу, сәфәргә чыгу алдыннан ПЦР-тест тапшыру, диелә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз