news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан ветераннарга торак төзү өчен өстәмә акчага өметләнә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торакка дәгъвә белдергән барлык ветераннар белән дә килешү төзергә йөкләде

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Татарстан 2001 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен федераль үзәктән өстәмә акчага өметләнә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 3 июньгә булган мәгълүматлары буенча, 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка басучылар арасында субсидия алучылар реестрында 8283 ветеран тора. Федераль үзәк тарафыннан 5,9 млрд. сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә 7018 ветеранга субсидия бирү гаризалары расланган, бу барлык акча да билгеләнгән дигән сүз.
1 майдан алып бүгенге көнгә кадәр 1214 кеше чиратка баскан. Моның белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак –коммуналь хуҗалык министрлыгы белән бергә РФ Хөкүмәте Рәисе В.Путинга Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту өчен 3,12 миллиард сум күләмендә (3313 ветеранга) өстәмә акча бүлеп бирү мөмкинлеге турында үтенеч хаты әзерләде.
Бүгенге киңәшмәдә республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта ветераннар белән килешү төзү тоткарлану сәбәпле, киеренкелек урнашты, дип белдерде. “Кешеләргә федераль бюджетта акча бар, Мәскәүдә документлар рәсмиләштерүне көтәргә кирәклеген аңлату зарур. Барысын да тынычландырырга кирәк, “сез соңга калгансыз” дигән сүзләр булырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Хәзерге вакытта республикада ветераннарга торак алу өчен 6 меңнән артык субсидия бирелгән, шул ук вакытта торак алуга 8200 кеше дәгъвә белдерә диде ТР Президенты. Ул аларның бер өлеше финанс белән тәэмин ителмәгән очракта да барысы белән дә килешү төзергә кушты. “Мәскәүдә килешүләр төзелгән дип әйтерлек булсын, бу кешеләр өчен өстәмә акча бүлеп бирүләрен сорау өчен безгә килешүләр төзү кампаниясен тәмамларга кирәк”, - дип белдерде ТР Президенты. – Федераль бюджетта бу максатларга өстәмә акча каралган”.
Шулай ук республика башлыгы Дәүләт торак фондына һәм Баш инвестиция-төзелеш идарәсенә фатир сатучылар счетына барлык акча күчерелмәгән очракта да төзелгән килешүләр саныннан чыгып торак йортлар төзи башлауны йөкләде. “Төзелеш башлау өчен аванс бар, төзегез. Акча килеп җитмәүдә кешеләрнең гаебе юк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot