Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан вәкиллегендә «Казанда көнчыгыш базар» фестивален тәкъдим иттеләр
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «Казанда көнчыгыш базар» фестивален тәкъдим иттеләр. Вәкиллек сайты шул турыда хәбәр итә.
Бу чара төрки халыклар эстрадасының беренче һәм бердәнбер халыкара фестивале. Аның гала-концерты 27 октябрьдә Татарстан башкаласында узачак.
Презентациядә Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Төркия, Кыргызстан, башка илләр һәм республикалар, шулай ук Россия төбәкләре илчелекләре вәкилләре катнашты.
Кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин мөрәҗәгать итте. Ул проектның милләтара һәм дәүләтара мәдәни багланышларын ныгыту, төрки халыклар эстрадасын үстерү өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Равил Әхмәтшин республиканың башка халыкара мәдәни проектлары турында да искәртеп узды.
Фестиваль турында проект авторы Рифат Фәттахов – Ваһапов исемендәге фонд директоры сөйләде. «Көнчыгыш базар»ны Татарстан Республикасы Президенты һәм Федераль Президентның мәдәни инициативалар фонды хуплаган.
«Бүгенге көндә 11 ил һәм Россиянең 15 төбәгеннән артистлар гала-концертта катнашачагын раслады», – дип хәбәр итте Рифат Фәттахов һәм чарада катнашучы һәркемне Казанга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз