Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан уңышлы гомер озынлыгы буенча топ-10 төбәк арасына керде
2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында уңышлы гомер озынлыгы буенча сигезенче урынны яулады. Федерация субъектлары рейтингын РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тикшеренүчеләре төзегән.
Татарстанда үз тормышларыннан тулысынча яки нигездә канәгать булганнарның өлеше 88 процентны тәшкил иткән, ә уртача гомер озынлыгы 75,3 елга тиң булган. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасында яшәүчегә 65,9 ел уңышлы гомер туры килә.
Рейтинг лидерлары – Карачай-Черкесия (69,6 ел уңышлы гомер), Ненец автономияле округы (69,3 ел) һәм Чечня (69,2 ел)
Мәскәү 13 урында урнашкан (64,4 ел уңышлы гомер), ә Санкт-Петербург – 23 урында (62,3 ел). Иң кыска уңышлы гомер озынлыгы Байкал аръягы краенда (51,1 ел), Сахалин өлкәсендә (49,4 ел) һәм Яһүд автономияле өлкәсендә (35,5 ел) булып чыккан.
Гомумән, Россия буенча уңышлы гомернең уртача озынлыгы 2018 елдагы 55 елдан 2023 елдагы 60 елга кадәр арткан. Мондый күрсәткеч белән «Россия Федерациясенең дөнья рейтингында якынча 45 нче урынга (Кипр белән Венгрия арасы) өмет итәргә нигезе бар».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уңышлы гомер озынлыгы буенча дөнья унлыгына Европа илләре генә керә. Бу Исландия, Норвегия, Нидерланд, Швейцария, Финляндия, Испания, Швеция, Дания, Австрия һәм Италия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз