Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Тукай муниципаль районында мәктәп укучысы мошенникларга гаилә акчасын күчергән
Тукай районында укучы кыз телефон мошенникларының корбаны булган һәм аларга 350 мең сум күчергән – бу аның гаиләсенең акчасы булган. Татарстан Тукай районы прокуратурасы шул хакта хәбәр итә.
10-12 ноябрьдә аферистлар полиция, банк, дәүләт хезмәтләре хезмәткәрләре һәм хәтта адвокат булып кызга шалтыраталар. Алар баланы куркытканнар, аның әти-әнисе янәсе җинаять белән бәйле, дип белдергәннәр. Гаиләсен «коткару» өчен укучыга ашыгыч рәвештә «махсус счетка» акча җибәрергә кушканнар.
Кыз, куркып, банкомат янына килә һәм таләп ителгән сумманы күчерә.
Әлеге факт буенча мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Тикшерү белән Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге шөгыльләнә.
Прокуратурада ассызыклаганча, мошенниклар балаларга еш шалтырата, чөнки алар ышанучан һәм алдауны аера белми.
Мондый очракларны ничек булдырмый калырга:
• Балаларга аңлатыгыз: банклар һәм полиция беркайчан да акча күчерүне яки СМС кодларын атауны таләп итми – болар һәрвакыт мошенниклар;
• Сәер шалтырату булгач та олыларга хәбәр итү кагыйдәсен беркетегез;
• Банк карталарына керү мөмкинлеген тикшереп торыгыз: лимитлар, хәбәрнамәләр билгеләгез, кирәк булганда - күчерүләрне тыю;
Искәртик: банкомат ул телефоннан «күрсәтмәләрне үтәү» ысулы түгел. Беркемнең дә әлеге карталарны, парольләрне, телефонга керү яки «куркынычсыз» счетларга күчерүләрне таләп итәргә хакы юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз