news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Тикшерү комитетыннан сейф белән 15 млн урлаучылар соңгы сүзен әйтте

Татарстан Тикшерү комитеты бинасыннан 15 млн сум белән сейфны урлауда катнашы булган Әлмәт егетләренең эшен тикшерү тәмамланды. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә Руслан Нургалиев, Никита Карабаев һәм Даниил Елинсон утыра.

Бүген хөкем ителүчеләр соңгы сүзләрен әйтте. Өч егет тә судтан үзләренә катгый җәза бирмәүләрен сорады. Алар сейфның эчендә нәрсә булуын белмәүләрен сылтау итә.

«Без барысын да исәпкә алырга һәм гадел хөкем чыгаруны сорыйбыз. Ул иректән мәхрүм итү белән бәйле булмас дип өметләнәбез», - диде хөкем ителүчеләрнең берсе Даниил Елинсон.

Искәртик, тикшерү версиясе буенча, алар тикшерүче-криминалист Марат Шакировка Тикшерү комитеты бинасыннан акча куелган сейфны алып чыгарга ярдәм иткән. Барысы да алдан уйланылган план буенча эшләгән. Шакиров, Нургалиев, Карабаев һәм Елинсон битлек киеп бинага үтеп кергән. Аннары бүлмәдәге сейфны тәрәзәдән алып чыкканнар.

Шакировны шәһәрдән чыгып китәргә җыенганда тоткарлаганнар. Калганнарын Әлмәт хокук тәртибен саклаучылар тоткарлаган.

Узган атнада прокуратура Нургалиев, Карабаев һәм Елинсон өчен 13 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Шакировның җинаять эше аерым карала. Якын арада суд аларга хөкем чыгарачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100