news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан табибы Динара Садыйкова Россиянең «Сәләт» медицина премиясен алды

Татарстан табибы Динара Садыйкова Россиянең «Сәләт» медицина премиясен алды
https://minzdrav.tatarstan.ru

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» югары белеем федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең госпиталь педиатриясе кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган табибы, педиатр, балалар кардиологы, ревматолог, медицина фәннәре докторы, ТР ССМ БРКХ базасында «Балаларда һәм яшүсмерләрдә артериаль гипертензия мәктәбе» җитәкчесе Динара Садыйкова «Сәләт» илнең төп медицина премиясе лауреаты булды.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Медицина хезмәткәре көнендә узды. Бу турыда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Казан, Мәскәү, Тверь, Томск табиблары төркеме Школьникова М.А. җитәкчелегендә балаларда аритмияләрне ачыклау, маршрутлаштыру һәм дәвалауның иң заманча ысулларын бөтен ил буенча кертте. Команда медицинада яңа юнәлеш булдырган өчен премия алды.

Алар балаларда үлем белән куркыныч булган ритм бозылуны ачыклау һәм дәвалау системасын булдырган һәм Россиядә һәм Европада беренче махсуслаштырылган балалар аритмологиясе үзәген – Федераль балалар фәнни-гамәли йөрәк ритмы бозылу үзәген булдырган өчен бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100